Рус Тат
Карамый калмагыз: “Түбәнкамалылар Габдулла Тукай әсәрләрен укый” проекты быел да дәвам итә
Җәмгыять
  • 16 Апрель 2018 - 16:52
  • Караулар: 52
Узган ел муниципаль район хакимияте һәм «НТР-Татарстан-24» телеканалы “Түбәнкамалылар Габдулла Тукай әсәрләрен укый” дип исемләнгән яңа проект башлап җибәргән иде. Проект җәмәгатьчелек арасында зур хуплау тапты.

Шуны исәпкә алып һәм бөек шагыйребезнең әдәби мирасын хәтерләрдә кабат яңарту йөзеннән, оештыручылар быел да проектны дәвам итәргә булдылар. Видеоязмаларда түбәнкамалылар бөек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле укып, аны республикабыз халкына тәкъдим итә.

Бүген, 16 апрельдә, «НТР-Татарстан-24» каналында “Яңалыклар” тапшыруыннан соң, проектның беренче сәхифәсе эфирга чыга. Алда әле тагын шундый күп кенә сәхифәләр күрсәтеләчәк, әлеге тапшыруларда Тукай әсәрләрен тамашачыларга балалар, мәктәп укучылары, укытучылар, табиблар, җирле язучылар, төрле оешма-предприятие вәкилләре, район җитәкчелеге тәкъдим итәчәк.

Шулай ук видеоязмалар белән безнең сайтта, Вконтакте социаль челтәрендәге«Туган ягым - Түбән Кама», «Узнай первым!» төркемнәрендә танышырга мөмкин булачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*