Рус Тат
Айдар Метшин Түбән Камада сәүдә-күңел ачу үзәкләрен тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды
Җәмгыять
  • 16 Апрель 2018 - 10:53
  • Караулар: 100
Бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин Түбән Камада сәүдә үзәкләрен планнан тыш тикшерүнең беренче этабы нәтиҗәләре белән таныштырды. Билгеле булганча, мондый тикшерүләр уздыру карары республика прокуратурасы тарафыннан кабул ителгән иде.

«Безнең территориядә прокуратура хезмәткәрләре күзәтчелек органнары вәкилләре белән берлектә сәүдә объектларын гына тикшереп калмадылар, үз алдыбызга без халык күпләп  йөри торган барлык объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше мәсьәләсен игътибар белән өйрәнү бурычын куйдык. Андый объектлар бездә -133», -дип белдерде Айдар Метшин.

Иң беренче чиратта балалар күпләп йөри торган объектлар: уен зоналары булган 13 сәүдә үзәге, 10 балалар спорт мәктәбе, 16 өстәмә белем бирү учреждениесе тикшерелде. Моннан тыш, комиссия кеше күп йөри торган 4 сәүдә үзәгендә, җәмәгать туклануы урыннарында булды. Ике атна эчендә Түбән Камада 45 объект тикшерелеп, аларда 160 тан артык хокук бозу очрагы ачыкланды.

Җитешсезлекләр, гомумән алганда, “кеше факторы” белән бәйле: эвакуация юлларының һәм ишекләрнең бикле булуы, аларны эзлекле төстә карап-тикшереп тормау, янгын сүндерү җайланмаларының төзеклеген вакытында тикшермәү, персоналның янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында белеме булмау, тиз янып китә торган материаллар куллану, эвакуация белән идарә итү системасының төзек булмавы.

Объектларында шундый кимчелекләр табылган җитәкчеләргә прокуратура тарафыннан бу җитешсезлекләрне 20 апрельгә кадәр төзәтү тиешлеге турында күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән вакытка җитешсезлекләр төзәтелмәгән очракта, сәүдә һәм күңел ачу объектлары үз эшчәнлеген туктатып торырга тиеш булачак.

Айдар Метшин тикшерү эшләренең дәвам итүен, киләчәктә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм уку йортларына рейдлар башкарылачагын да әйтеп узды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*