Түбән Камада керәшеннәр өчен зур бәйрәмнәрнең берсе булган Олы көн уңаеннан бәйрәм тамашасы үтте. Аны керәшен милли-мәдәни җәмгыяте оештырды. Халык иҗаты йортында узган кичәдә “Сүрәкә” халык фольклор ансамбленең хисап концерты, биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр, төрле уеннар үткәрелде.
Сезнең игътибарга әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.