Рус Тат
Түбән Каманың сәнәгать парклары Германиянең «Uesa GmbH» холдингы компаниясендә кызыксыну уяткан
Җәмгыять
  • 13 Апрель 2018 - 14:03
  • Караулар: 101
Бүген Түбән Каманың эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәгендә муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев “Руеса” ҖЧҖ президенты Рөстәм Ахтаров белән очрашты.

Россиядә Германиянең «Uesa GmbH» холдингы рәсми вәкиллеге булып торучы “Руеса” ҖЧҖ үз эшчәнлеген Мәскәүдә алып бара. Холдинг электр җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә, "Руеса" исә Россиядә проект эшләре, продукцияне заказчыга илтеп тапшыру һәм эксплуатациягә кертү, запас частьләр һәм башка материаллар кайтарту белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта компания Россия Федерациясе территориясендә мәйданчык эзләү белән мәшгуль.


Эшлекле очрашуда Радмир Беляев Рөстәм Ахтаровны «Түбән Кама» («Нижнекамск) һәм «Пионер» парклары проектлары белән таныштырды, биредәге шартлар, тарифлар, лимитлар, АСИҮТ кысаларындагы ташламалар, дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирде. Очрашуда әлеге барлык шартлар тагын бер кат өйрәнелеп, киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында сөйләшенде.

Бүгенге көндә “Түбән Кама” («Нижнекамск) сәнәгать паркының резидентлары: микросүс җитештерү фабрикасы, «Синтекс-2» ҖЧҖ, «Бакелит» полимер материаллар заводы” ҖЧҖ, «Промтехснаб» ҖЧҖ, «МехТрансМонтажЛогистик» ҖЧҖ, «Метакам» ҖЧҖ, «Технология НК» ҖЧҖ.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*