Бу атнаның шимбәсе, 14 апрельдән, Бигеш халыкара аэропорты Кырымга ташламалы бәяләргә билетлар сату эшен башлый. Ташламалы бәяләр буенча “Түбән Кама – Симферополь” маршрутында бер якка очу 3750 сумга төшәчәк.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Кырымга ташламалы бәяләргә очу өчен Россия Федерациясе гражданины булу шарт. Моннан тыш, яшь һәм башка үзенчәлекләр дә исәпкә алына: 23 яше тулмаган гражданнар яисә 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, I төркем инвалидлар һәм аларны тәрбия кылучылар, балачактан II яки III төркем инвалидлар, инвалид-балаларны озата баручылар әлеге ташламалардан файдалана ала. Шулай ук 2-12 яшьлек балаларга да 25% ташлама ясау каралган.
Очышларны «ИЖАВИА» авиакомпаниясе тормышка ашыра, план нигезендә рейслар 2 июньнән 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Очышлар һәр атнаның шимбәсе түбәндәге расписание буенча башкарыла:
Бигештән - 15.40 сәгатьтә - Симферопольдә - 14.20 сәгатьтә (җирле вакыт белән).
Ташламалы бәяләргә билетларны бары тик аэропорт кассасыннан гына алырга мөмкин. Белешү өчен телефон: 8 800 200 1819.