Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
“Көчле рухлылар” өчен бушлай югары белем алу мөмкинлеге тудырыла
Җәмгыять
  • 13 Апрель 2018 - 09:05
  • Караулар: 68
Сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикле булган түбәнкамалыларны Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының КАИ филиалына укырга чакыралар. Биредә түбәндәге белгечлекләр буенча югары белем алу мөмкинлеге тудырыла:

- Радиотехника;
- Материал үзлекләрен өйрәнү һәм аларның технологиясе;
- Машина төзелеше производстволарын конструкторлык-технологик тәэмин итү;
- Информатика һәм компьютер челтәре.

Уку срогы – көндезге бүлектә 4-5 ел. Әлеге барлык юнәлешләр буенча укыту бушлай оештырыла. Уку йортында физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен барлык шартлар тудырылган. Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар. Тулай торакта түләүсез тору мөмкинлеге дә тудырыла.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен: +7 (843) 571-96-96, Кочергин Анатолий Васильевич, уку йорты директоры, профессор.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*