Рус Тат
Түбән Кама районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
Җәмгыять
  • 12 Апрель 2018 - 16:35
  • Караулар: 29

Җирле хакимият органнары җитәкчеләре белән берлектә бу эштә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашты. Комиссия төрле хуҗалыкларда, шул исәптән, «Союз -Агро» ҖЧҖ - “Прикамский” региональ җитештерү комплексы хуҗалыгында да булды. 

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов сүзләренчә, быел районда 48,5 мең гектар кырны чәчү планлаштырыла. Югары уңыш алу өчен, аграрийларга төрле факторларны: кадрлар, техника, ашлама, чәчүлек орлык мәсьәләсен исәпкә алып эш йөртергә кирәк.


Чәчүлек орлык – аерым игътибарга лаек мәсьәлә. Башка хуҗалыклар өчен дә чәчүлек орлык фондына ия (70 процент) “Прикамский” региональ җитештерү комплексы хуҗалыгы быел элиталы орлык җитештерү буенча республика ассоциациясенә кертелгән, шуның нәтиҗәсендә, иң яхшы, югары сыйфатлы, авыруларга бирешми торган яңа сортлар өчен субсидия алуга ирешкән. Хуҗалыкның күрсәткечләре дә югары, әйтик, 2017 елда биредә уңыш гектарына 34,7 центнер тәшкил иткән.

Әлеге хуҗалык 5 ел дәвамында яңа технология - no-till - нуль технологиясе буенча эшли. Әлеге технологиянең асылы “чәчү һәм урып-җыю” формуласыннан гыйбарәт, ягъни шушы ике чор арасында туфракка механик эшкәртү үткәрүләрдән баш тарту. Гомумән алганда, no-till технологиясе буенча бүгенге көндә дөньяда чәчүлек җирләрнең 6,8% ы гына эшкәртелә. Бу технология белән АКШ, Канада, Бразилия, Аргентина, Парагвай, Австралия эш йөртә. Европада әлегә әлеге технологияне кулланучы комплекслар 3% кына, шулар арасында Түбән Кама да бар.


Әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен елның ничек килүе нык борчый. Фаразлар җәйнең 2010 елдагыча коры булачагын искәртә. Шулай да, фермерлар һава торышының уңай булырына өметләнә.

Тагын бер борчыган мәсьәлә – сөткә һәм бөртеккә бәяләр төшү. Түбән Кама районында бу хәлдән чыгу юлын югары табышлы культуралар – рапс, көнбагыш, шепкән игү аша тапканнар. Сөт җитештерүгә килгәндә, бүгенге көндә район җитештерү күләме белән алдыра: 5,5 мең баштан артыграк сыердан көненә 76,5 тонна сөт савыла. “Прикамский” региональ җитештерү комплексы бу тармакта да - алдынгылар рәтендә. Әйтик, симменталь токымлы сыер бервакыт көненә 52 литр сөт биргән.   

Шунысын да искәртик, Түбән Камада февраль аенда узган йомгаклау сессиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов түбәнкамалылар алдында савым күләмен арттыру бурычын куйды. Ул чакта Президент көндәлек 75 тонна урынына 200 тонна сөт җитештерү кирәклеген билгеләп узган иде.

Язгы кыр эшләренә әзерлек барышына әйләнеп кайтсак, Түбән Камада чәчүгә җирләр кибү белән, апрель ахыры –май башларында керешәчәкләр. Киләсе атнадан уҗымнарны тукландыру, туфракны чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләрен башлыйлар. Альфред Нигъмәтҗанов сүзләренчә, яз соң килү сәбәпле, чәчүне тиз арада, ике атнада төгәлләргә кирәк, моның өчен һәр хуҗалыкта аерым чаралар күреләчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*