Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 7 дней
Айрат Хәйруллин: “Минем бик тә бу кызның бәхеттән балкыган күзләрен күрәсем килә”.
Җәмгыять
  • 12 Апрель 2018 - 14:03
  • Караулар: 72

Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин Түбән Кама кызы Энҗе Сәмигуллинага операция ясау өчен үзеннән зур ярдәм күрсәтте. Авыру кыз, ярдәм сорап, депутатка Түбән Камада халыкны кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән булган.
Энҗе Айрат Хәйруллинның бу ярдәменә бик нык сөенүен һәм аңа чиксез рәхмәтле булуын җиткерде. 

Искәртеп узыйк, 2017 елның җәеннән Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чаралары 29 яшьлек Энҗе Сәмигуллинага ярдәм кирәклеге, аның чит ил клиникаларында операция ясатырга тиешлеге турында мәгълүмат таратты. Акча кертемнәре https://vk.com/club150856341 бите һәм хәйрия фондлары аша тапшырылды. 

Табиблар Энҗегә “1нче дәрәҗә Арнольд Киари аномалиясе” диагнозы куйганнар, кызның өзлексез рәвештә башы авырта, кул-аяклары ойый. Бу сирәк авыру белән Энҗе Сәмигуллина кече яшьтән үк җәфалана, әмма соңгы ике елда аның хәле гаять кискенләшкән. Тора-бара авыруның паралич хәленә китерү ихтималы бар, шуңа күрә кызга кичекмәстән операция ясатырга кирәк. Мондый төр операцияләр Барселона шәһәрендә ясала икән.

«Әйдәгез, бергәләп, Энҗенең операциясенең уңышлы үтүен телик, - ди Айрат Хәйруллин. – Минем бик тә бу кызның бәхеттән балкыган күзләрен күрәсем килә, аның киләчәк тормышы да яхшы булсын иде».

23 майга билгеләнгән операциягә бүгенге көндә тагын 300 мең сум акча җитми. 

Энҗегә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Саклык банкы(Сбербанк) картасы - 639002629007756009, кабул итүче – Сәмигуллина Энҗе Руслан кызы. Kiwi кошелёк - 4890494477880140 яки +79179142818 телефон номеры, кабул итүче - Сәмигуллина Энҗе Руслан кызы.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*