Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
15 көн калды
Түбән Каманың педагогик коллективлары концерт программасы тәкъдим итә
Җәмгыять
  • 11 Апрель 2018 - 17:17
  • Караулар: 140
Түбән Камада хезмәт коллективларының иҗат концертлары дәвам итә. Мондый чараларның берсе иртәгә, 12 апрельдә, шәһәрнең И. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үтәчәк.

Концертта педагогик коллективлар арасында узган “Иҗади панорама-2018” бәйгесенең иң оста башкаручылары чыгыш ясаячак. Шунысын да әйтеп узыйк, быел әлеге бәйгедә 39 хор коллективы, 11 вокаль ансамбль, 14 аерым башкаручы һәм 12 нәфис сүз остасы катнашкан.

Чара 15.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*