Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Түбән Камада Винников истәлегенә футбол буенча XIII Халыкара турнир үтәчәк
Җәмгыять
  • 11 Апрель 2018 - 11:35
  • Караулар: 84

«Нефтехимик» футбол клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында 2004 елгы үсмерләр арасында Владимир Винников истәлегенә футбол буенча XIII Халыкара турнир үтәчәк. 

Турнирда Ростов, Краснодар, Ульяновск, Ижевск, Казан, Мәскәү, Самара, Казахстан командалары катнашачак. Түбән Каманы «Нефтехимик» футбол клубы уенчылары тәкъдим итәчәк. Турнир барышында чит төбәк вәкилләре «Чайка» сәламәтләндерү лагеренда яшәячәкләр. Алар өчен Түбән Каманың истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр уздыру да планлаштырыла.

Уенны ачу тантанасы «Нефтехимик» футбол клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе мәйданчыгында 23 апрель көнне 12.00 сәгатькә билгеләнгән. Ярышлар 28 апрельгә кадәр дәвам итә.

Әлеге турнирны уздыру карары шәһәр җитәкчелеге тарафыннан 2006 елда кабул ителә һәм бу чара бүгенге көнгә кадәр алып барыла. Владимир Всеволодович Винников (1969-2005) - түбәнкамалылар өчен билгеле шәхес. Ул кыска гына гомере эчендә дә һәркем сокланырлык тормыш юлы үтә. Хезмәт юлын электромонтер буларак башлый, соңрак Казан дәүләт университетында юридик белем ала. 1990 елдан Түбән Кама районы хакимиятендә аппарат җитәкчесе булып эшли башлый. Биредә ул үзен оештыру сәләтенә ия оста һәм тырыш җитәкче итеп таныта. Шәһәр һәм район белән идарә итүдә яңа технологияләр үзләштерүне Владимир Винников үз эшендә мөһим юнәлеш буларак билгели.

Ишегалды футбол клубы, соңрак балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы буларак, Владимир Всеволодович балалар арасында спортны пропагандалауга, спорт төрләре, аеруча футбол уйнау белән шөгыльләнүгә кызыксыну уятып, районда әлеге уенны җәелдерүгә нык игътибар бирә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*