Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 7 дней
Түбән Камада санитар-экологик өмәләр башланды
Җәмгыять
  • 11 Апрель 2018 - 11:10
  • Караулар: 609

Бүген шәһәр күләмендә төрле учреждение хезмәткәрләре җыештыру өмәләренә чыкты. Җирле хакимият органнары хезмәткәрләре дә күмәк эштән читтә калмады. Алар Советлар Йорты, КФҮ, хакимиятнең иске бинасы территорияләрен тәртипкә китерделәр, кар өемнәрен тараттылар.

Билгеле булганча, башкарма комитет җитәкчесе Денис Баландин түбәнкамалылар алдына май бәйрәмнәренә кадәр шәһәр территориясен тулысынча тәртипкә китерү бурычын куйды. Тулаем алганда, шәһәр күләмендә юлларының гомуми озынлыгы 278 чакрымга сузылган 29 урамны тәртипкә китерергә кирәк. Һәр оешма үзенә билгеләнгән территорияне чүп-чардан арындырырга, җыештырырга, буяу-агарту эшләре башкарырга тиеш.

Язгы өмәгә теләге булган һәркем кушыла ала. Җыештырыласы территорияләр һәм эш кораллары белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга 39-48-75 телефоны аша җавап алырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, икеайлык нәтиҗәләре буенча “Экояз” республика бәйгесе дә уза, оештыручылар сүзләренчә, акциядә иң актив катнашкан гаилә Кырымга юллама белән бүләкләнәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*