Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Түбән Камада районкүләм җиңел атлетика ярышлары үтәчәк
Җәмгыять
  • 10 Апрель 2018 - 16:04
  • Караулар: 91

15 апрель көнне Түбән Камада «Пчёлка» спорт клубының 40 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика ярышлары үтәчәк. Әлеге клуб 1978 елның язында оешкан булган, әлбәттә, бирегә йөрүчеләрне төп шөгыльләре – йөгерү берләштергән.

Клуб хәзергә кадәр эшләп килсә дә, анда шөгыльләнүчеләр хәзер тренировкаларны һәркайсы аерым ясый, алар, башлыча, ярышларда очрашалар икән.

Клубның юбилее уңаеннан уздырылучы узышларда теләге булган һәркем катнаша ала. Ярышлар яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә оештырылачак. Иң өлкән катнашучыга – 86 яшь. Хәзерге вакытта клуб вәкилләре ярышка ныклы әзерлек эшләре алып баралар, өмә үткәреп, йөгерү юлларын тәртипкә китергәннәр.

Ярышлар 10.00 сәгатьтә «Дружба» спорт-сәламәтләндерү комплексында үтә.

НИГЕЗЛӘМӘ


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*