Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Казанның инклюзив театры Түбән Камага килә
Җәмгыять
  • 10 Апрель 2018 - 11:42
  • Караулар: 78

14 апрель көнне Казан шәһәренең «Э-моция» иҗат студиясе Түбән Камада «Снег» спектаклен күрсәтәчәк. Актерлар безнең шәһәргә «Рубаха» арт-кластеры чакыруы буенча килә. 


Спектакльнең үзенчәлеге – тамашада сәламәт башкаручылар белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле булган актерлар да катнаша. Куелышның сюжет нигезендә төп геройның рухи кичерешләре, тормышта үз юлыңны табу мәсьәләсе ята. Геройга кайсы юлны сайларга: әтисе сүзенә буйсынып, хәрби хезмәткәр яки рухани булыргамы, яисә күңел таләбе буенча, шигърият юлыннан китәргәме?

«Рубаха» арт-кластеры һәм «Э-моция» театр студиясе барлык түбәнкамалыларны 14 апрель көнне 16.00 сәгатьтә «KOVЁR» яшьләр үзәгенә әлеге спектакльне тамаша кылырга чакыра.

Керү бушлай, алдан шалтыратып, язылып кую каралган: 8917 886 51 85.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*