Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
ANEX Tour аша - тугандаш шәһәргә
Җәмгыять
  • 10 Апрель 2018 - 11:02
  • Караулар: 73

Түбән Камада ANEX Tour туристлык агентлыгының офисы ачылды. Офис «Олимп» сәүдә үзәгенең бишенче катында урнашкан. Әлеге сезонда агентлык аша Төркиянең Мармарис шәһәренә турлар оештырыла, 2018 елдан бирегә Түбән Камадан туры рейслар ачылды. 

Мармариска беренче рейс 26 майга билгеләнгән. Ял итү вакыты– 11 төн. Рейсны тантаналы төстә озатып, килеп җиткәч, шулай ук тантана белән каршы алачаклар. Юлдагы вакыт - якынча 3 сәгать 45 минут. Аена ял итү вакыты 10-11 төннән торган 3 рейс ясау планлаштырыла.   


Мармарис Төркиянең көньяк- көнбатыш өлешендә, Эгей һәм Урта диңгезләр арасындагы ярымутрауда, дөньядагы иң зур елга портында урнашкан. Туристларны Мармарис алтынсу пляжлары, зәңгәрсу диңгезе, кабатланмас табигать пейзажлары, тарихи истәлекләр һәм яңа заманча йортлары белән каршы ала.

Даламан аэропортыннан кунакханәләр 90 чакрым ераклыкта, анда барып җитү 2 сәгатьтән артмый.   

Климаты. Биредә типик Урта диңгез климаты – җылы һәм коры. Кояш апрельдән октябрьгә кадәр җылыта. Иң эссе ай - август: бу вакытта һава температурасы +33°С тәшкил итә, суның җылылыгы +25°Ска җитә.

Пляжлар. Мармариста комлы-ташлы бик озын пляжлар, су чиста һәм үтә күренмәле. Яр буеннан диңгезгә керү уңайлы, су акрын гына тирәнәя бара. Шулай да шәһәр пляжларында коенуга караганда, шәһәр читендә коену кулайрак. Шәһәргә терәлеп диярлек гаҗәеп матур Клеопатра пляжы урнашкан.

Кунакханәләр. Мармарис отельләре шәһәр тибындагыча төзелгән дүрт катлы биналар, янәшә территорияләре зур түгел. Зур территорияле һәм үз пляжы булган отельләр якын-тирәдәге бистәләрдә яисә Мармарис белән Ичмелер арасындагы парк зонасында урнашкан. Әлеге отельләрдә корпуслардан тыш, бунгалолар да бар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, биредә берничә кунакханәнең генә үз пляжы бар. 


Тарихи-истәлекле һәм күңел ачу урыннары. Мармарисны еш кына «биюче шәһәр» дип атыйлар, биредә яр буенда күптөрле күңел ачу урыннары урнашкан. Шәһәр үзәгендә шулай ук базар бар, биредә төрле сувенирлар сатып алырга мөмкин. Шулай ук базарда нарат балыннан да авыз итәргә мөмкин. Мармариста җилкәнле спорт төре зур танылу алган, моннан тыш, спортның башка төрләре белән дә шөгыльләнеп була. Ял итүчеләр өчен төрле экскурсияләр оештырыла, арендага яхта алып торырга мөмкин. Квадроциклларда, джипларда, атларда йөрү, яхтинг, дайвинг, параглайдинг белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Мармаристан Грециянең Родос утравына паром да йөреп тора. 

Мармарис истәлекле һәм тарихи урыннарга да бай. Биредә сез археология, этнография музейларында, мәчетләрдә, борынгы ныгытмаларда булып, тарихи үткәннәр белән таныша аласыз.


Балалар белән ял итү өчен биредә 2 аквапарк эшли.

Әлеге курорт яшьләр һәм актив ял итәргә теләүче туристлар өчен кулай.


Телефон: 8(8555)244-989.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*