Рус Тат
Түбән Кама тоталь диктантка кушыла
Җәмгыять
  • 09 Апрель 2018 - 16:33
  • Караулар: 22

Быел җәмәгатьчелек 14 апрельдә узачак тоталь диктантны “Зөләйха күзләрен ача” романы белән танылган Гүзәл Яхина тексты буенча яза. Дөрес, диктант өчен язучының башка әсәре сайлап алынган. 

Билгеле булганча, дөнья күләмендә елына бер тапкыр үткәрелүче әлеге акциядә теләге булган һәркем катнашып, үзенең рус теле буенча грамоталылыгын бәяли ала. Тоталь диктант беренче тапкыр 2004 елда Новосибирскида узган. 13 ел дәвамында ул үз чикләрен киңәйтә барып, дөньякүләм таралу алган. 2017 елда акция 71 илнең 866 шәһәрендә узган, анда 200 000нән артык кеше катнашкан.

"Иртә”, “Көндез”, “Кич” дигән өч өлештән торган текст язучының “Дети мои” дигән яңа романына кертеләчәк. Әлеге әсәр Иделдә немец колониясендә яшәүче укытучының бер көне турында. Гүзәл Яхина әйтүенчә, диктант тексты соңрак романда булачак вариантыннан берникадәр кыскартылган һәм үзгәртелгән, чөнки 270-280 сүз форматына сыешырга кирәк булган.

Түбән Камада тоталь диктант язу 14 апрель көнне 14.00 сәгатьтә өч мәйданчыкта оештырыла:

1. Казан инновацион университетының Түбән Камадагы филиалы (Шинчылар пр., 44б);

2. Түбән Кама педагогия көллияте (Тукай ур., 15);

3. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте (Химиклар пр., 47).

КАТНАШЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*