Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Айдар Фәретдинов Түбән Камада балигъ булмаганнар белән эшчәнлек мәсьәләләре хакында сөйләде
Җәмгыять
  • 09 Апрель 2018 - 13:40
  • Караулар: 97

2018 елда Россиядә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре оешуга 100 ел тулу билгеләп үтелә. Түбән Камада әлеге эшнең торышы турында бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе урыннбасары Айдар Фәретдинов чыгыш ясады. 

Айдар Рафис улы билгеләп үткәнчә, балалар турында кайгырту – һәр ата-ананың мөһим бурычы. Кызганычка каршы, бүгенге җәмгыятьтә ата-аналарның үз балаларына мөнәсәбәте төрлечә, балаларын тиешлечә тәрбия кылмаган гаиләләр дә шактый. Әйтик, 2017 елда төзелгән 2115 административ материалның 1444е нәкъ менә шушы категория гражданнарга кагыла. Мондый ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү нәтиҗәсе буларак, хәзерге вакытта районда вазгыять бераз уңай якка үзгәргән.

Бүгенге көндә Түбән Камада “Аеклык ноктасы” социаль проекты эшләп килә. Әлеге проект алкоголизмнан җәфа чигүче авыруларга психологик һәм заманча препаратлар нигезендә медицина ярдәме күрсәтүгә корылган. Узган ике елда проектта 11 хатын-кыз катнашкан, махсус инъекцияләр ярдәмендә дәваланып, аларның 7се уңай нәтиҗәләргә ирешкән (1се дөнья куйган, 3се алкоголь кулланудан бизә алмаган).

2017 елда Түбән Кама наркология диспансерында 131 ата-ана алкоголизмнан дәвалану үткән.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә Түбән Камада ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән 48 кеше исәпләнә, бу - аларның балалары әти-әниләре исән булуга карамастан, ятим дигән сүз.

Түбән Камада 2017 елда балигъ булмаганнар арасында спиртлы эчемлек куллануның 287 очрагы тикшерелгән, шуның 119 очрагында бу хәл 16 яше тулмаганнар арасында теркәлгән. Статистика буенча, әти-әнисе спиртлы эчемлек кулланучы балалар еш кына алар юлына баса.

Түбән Камада яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары да бар. 2017 елда мондый характердагы 7 очрак, 4 тапкыр үз-үзенә кул салу факты теркәлгән, кызганычка каршы, 3 яшүсмерне коткарып калып булмаган. 2016 елда шундый 3 очрак теркәлеп, 3 бала үз-үзенә кул салган.

Төп сәбәпләр – гаилә һәм мәктәптә килеп туган проблемалар. Ата-аналар еш кына үз балаларын тыңлап, аңлап җиткерә алмыйлар, аларга үз фикерләрен көчләп тагалар. Шул рәвешле алар әле формалашып җитмәгән бала психикасына тискәре йогынты ясыйлар, мәктәптә килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар бу хәлне тагын да кискенләштерә.

2017 елда мәгариф идарәсе тарафыннан яшүсмерләр арасында суицид очракларын кисәтү максатыннан махсус программа да булдырылган.

2017 елда балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылу очраклары кими төшсә дә, бу юнәлештә балаларны туры юлга күндерүдә башкарасы эшләр шактый. Әлбәттә, яшь кешене тормышка әзерләүдә янәшәсендә тәҗрибәле өлкән буын вәкиле булу мөһим. Ата-анасы, туганнары тарафыннан яклау һәм аңлау тапмаган бала тормыш тәҗрибәсен урамнан алырга мәҗбүр. Яшүсмерләрнең тормышта туры юлдан тайпылмаулары өчен һәрберебез җаваплылык тойсак иде. Бүгенге көндә җәмгыятьтә “иҗтимагый тәрбияче” төшенчәсе активлашып килә, нәкъ менә шундый кешеләребез ярдәмендә яшьләребез кыен хәлләрдән чыгу юлларын таба, тормышта үзенә иптәш, киңәшче, терәк булуын тойганга, авырлыклар каршында сыгылып төшми. Түбән Камада 2017 елда шундый 285 иҗтимагый тәрбияче теркәлде. Иҗтимагый тәрбияче вазыйфасын теләге булган һәркем:  хакимият, хокук саклау органнары, иҗтимагый оешма-берләшмә, хезмәт коллективлары  вәкилләре, педагоглар, хәрби затлар һ.б. башкара ала.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*