Рус Тат
Түбән Каманың яшь эшмәкәрләре үз проектларын тәкъдим итә
Җәмгыять
  • 09 Апрель 2018 - 09:58
  • Караулар: 29

Түбән Камада “Эшмәкәрлек фабрикасы” федераль проекты кысаларында “KoVёR” яшьләр инициативалары үзәгендә “Яшь эшмәкәр мәктәбе” үз эшчәнлеген дәвам итә. 

Бирегә укырга килүчеләр үз бизнес-проектлары өстендә эшләп, уку тәмамлангач, аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында якларга тиеш булалар. Уңышлы дип табылган проектларны тормышка ашыру Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан яклау табачак.

Бүгенге көндә укуларның беренче нәтиҗәләре дә күренә башлады: әйтик, җиһаз җитештерү буенча үз проектын тәкъдим иткән команда берничә офисны мебель белән җиһазландыру өчен заказлар алган, тавыш яздыру студиясе дә үз эшчәнлегендә ныклы адымнар ясый, матурлык салоны шулай ук үз бинасын эш өчен әзерли башлаган.

"Эшмәкәрлек фабрикасы"ның төп үзенчәлеге: ул бизнесны нульдән башларга мөмкинлек бирә. Булачак эшкуарларның остазлары – бүгенге көндә республиканың әйдәп баручы эшмәкәрләре.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*