Рус Тат
Айдар Метшин: “Бүгенге бәйрәм һәр кешенең бу дөньяга игелекле эшләр кылу, иҗади хезмәт, дуслык һәм мәхәббәт өчен туган булуын искә төшерә”.
Җәмгыять
  • 08 Апрель 2018 - 02:04
  • Караулар: 22

Хөрмәтле православие динен тотучылар
һәм Пасха бәйрәмен билгеләп үтүче барлык түбәнкамалылар!

Сезне Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Пасха бәйрәме - рухи яңарыш, шәфкатьлелек һәм сабырлык, кызгана белү һәм гафу итү, ватанпәрвәрлек һәм якыныңа мәхәббәт кебек гомер-гомергә безне көчле һәм нык итеп тотучы әхлакый кыйммәтләргә тугрылык билгесе.

Районның православие вәкилләре тормышы якты вакыйгаларга бай. Рус православие чиркәве иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшь буынга тәрбия бирү һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда үз өлешен кертә, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара дуслык һәм татулык традицияләрен саклый.

Бүгенге бәйрәм һәр кешенең бу дөньяга игелекле эшләр кылу, иҗади хезмәт, дуслык һәм мәхәббәт өчен туган булуын искә төшерә. Пасханы бәйрәм итүдә берләштерүче традицияләр күпмилләтле Түбән Кама районы җирендә милләтара һәм динара дуслык үсешенә уңай йогынты ясар дип ышанам.

Пасха бәйрәме өйләребезгә тынычлык белән керсен, һәр түбәнкамалының йөрәген туганнары һәм якыннары арасында аралашу шатлыгы белән тутырсын! Чын күңелдән сезгә тормышыгызда рух күтәренкелеге, тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры,
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*