Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Балалар арасында Җиңү көненә багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан ителде
Җәмгыять
  • 06 Апрель 2018 - 10:49
  • Караулар: 145

«НТР 24» (NTR-24.RU) телеканалының рәсми сайты мәктәпкәчә учреждениеләр һәм урта гомуми белем бирү йортлары балалары өчен «Мой День Победы» («Минем Җиңү Көне») темасына рәсемнәр бәйгесе игълан итә.

Әлеге бәйге якынлашып килүче Җиңү бәйрәменә багышланган. Максаты – Россия территориясендә яшәүче халыкларның батырлыгын үсеп килүче яшь буын хәтерендә яңарту, сугыш ветераннарына дан җырлау.

Һәрбер катнашучы үз рәсемендә исемен, тулы яшен, белем бирү йортын,әти-әниләренең телефон номерларын күрсәтергә тиеш. Бер автордан бары тик бер генә рәсем кабул ителә. Эшләрне 5 апрельдән 7 майга кадәр түбәндәге юллар белән тапшырырга мөмкин:

- НТР медиахолдингына алып килергә (Химиклар пр., 64а);
- Рәсемнең сканерланган күчермәсен site@ntr-24.ru электрон адресы аша җибәрергә;
- сайттагы кире элемтә аша;
- WhatsApp аша – 8 (987) 001-10-75. 

Бәйге шартлары белән тулырак танышу өчен: http://ntr-24.ru/index.php?newsid=47436

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*