Рус Тат
Шәһәрнең кеше күп йөри торган сәүдә-күңел ачу объектларын тикшерү барышына багышланган киңәшмә узды
Җәмгыять
  • 06 Апрель 2018 - 09:59
  • Караулар: 29

Кичә Советлар йортында шәһәрнең кеше күп йөри торган сәүдә-күңел ачу объектларын тикшерү барышына багышланган киңәшмә узды. Утырышта Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, район башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов, прокурор ярдәмчесе Айрат Сәйфетдинов, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин, бүгенге көндә тикшерү үткәрелгән сәүдә-күңел ачу үзәкләре вәкилләре катнашты.

Кемерово фаҗигасеннән соң, 28 марттан Түбән Камада шәһәрнең кеше күп йөри торган объектларында куркынычсызлык таләпләре үтәлешен махсус комиссия тикшерә башлады. Тикшерү 11 апрельгә кадәр дәвам итә.

Түбән Камада бүгенге көндә халык күп йөри торган 133 объект исәпләнә. Бу – 58 сәүдә, 31 җәмәгать туклануы объекты, 15 ял итү һәм күңел ачу үзәге, 18 офис бинасы һәм 11 дини учреждение. 

Махсус комиссия биналарда янгын турында кисәтү сигнализациясенең төзеклеген, эвакуация ишекләренең ачык булуын, хезмәткәрләрнең бу өлкәдә әзерлек дәрәҗәсен тикшерә. 

Беренче чиратта балалар күп йөри торган үзәкләр тикшерелде. Рейдлар үткән 17 объектта 150гә якын кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.

Түбән Кама прокуратурасы тарафыннан әлеге сәүдә үзәкләре җитәкчеләренә бу җитешсезлекләрне төзәтү өчен 2 атна, ягъни 20 апрельгә кадәр вакыт бирелде. Күрсәтелгән сроктан соң, әлеге үзәкләр кабат тикшереләчәк. Кагыйдә бозулар төзәтелмәгән очракта, әлеге объектларга, суд карары нигезендә, ябылу яный. Моннан тыш, бу ике атна эчендә әлеге биналарда сак хезмәте дә көчәйтелергә, гадәттән тыш хәлләргә тарыган очракта халыкны эвакуацияләүне оештырырга тиешле белгечләр белән тәэмин итү эше дә үтәлергә тиеш.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*