Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
17 Февраль 2019
16:00 - 18:00
1 көн калды
Ришвәтчелек һәм аны кисәтү юлларына багышланган очрашу үтте
Җәмгыять
  • 05 Апрель 2018 - 11:32
  • Караулар: 206

Кичә «Коvер» яшьләр инициативалары үзәгендә “Кадрлар резервы” республика проекты кысаларында Түбән Кама уку йортлары студентлары арасында интеллектуаль уен үтте. Яшьләрнең әлеге очрашуы җәмгыятьтә ришвәтчелек һәм аны булдырмау юлларына багышланган иде. 

Төрле уку йортларыннан килгән 80 студент, 10 командага бүленеп, өч этаптан торган бәйгедә үзара ярыштылар. Уен башланганчы, катнашучыларга ришвәтчелек турында видеоролик тәкъдим ителде. Соңыннан яшьләр, үзләренең остазлары җитәкчелегендә, төрле биремнәр үтәделәр.



Бәйгенең төп эксперты буларак Түбән Кама муниципаль район Советының ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясов чыгыш ясады. Чара ахырында ул бәйге нәтиҗәләре белән таныштырып, сертификатлар таратты, тормыштагы тискәре күренешләрне булдырмый калу, яшәешебезне күркәм итүнең үзебездән торуын тагын бер кат ассызыклады.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*