Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 7 дней
Түбән Камада Өченче буын университеты студентларының чыгарылыш кичәсе үтте
Җәмгыять
  • 04 Апрель 2018 - 14:43
  • Караулар: 74

Кичә Түбән Камада Өченче буын университеты студентларының чыгарылыш кичәсе үтте. Быелгы 2017-2018 уку елында биредә 30 төркемдә 900дән артык өлкән буын вәкиле белем алды.

2012 елда Түбән Кама иҗтимагый советы җитәкчесе Фатыйх Котдусов һәм аның урынбасары Рәхимә Гайниева инициативасы белән булдырылган университет инде менә алтынчы чыгарылышын уздыра. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина билгеләп үткәнчә, аны булдыру фикере үз вакытында күрше чаллылылардан алынган булган. Түбән Кама пенсионерлары әлеге тәкъдимне хуплап чыкканнар, һәм шул көннән алып, университет югары үсештә. Беренче елда парта артына 132 студент утырган булса, бүген укуны тәмамлау турындагы сертификатлар 910 кешегә тапшырылды.

Алты ел эчендә күп кенә пенсионерлар инде берничә факультетта белем алырга өлгергәннәр. Әйтик, «Нижнекамская правда» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Земфира Рәхимова биредә компьютер белән эш итү осталыгына өйрәнгән, соңрак психология һәм философия, социаль-гуманитар фәннәр факультетында белем алган, бүгенге көндә исә үзе дә биредә “Сәламәт яшәү рәвеше” факультетында эшли.   

Университет ректоры (шулай ук педагогоия көллияте директоры) Фәйрүзә Манихова сүзләренчә, уку йорты даими үсештә. Ул тагын да камилләшә, яңара, киңәя бара. 

Уку йортында белем бирү шәһәр һәм районның утыз ике учреждениесе базасында тормышка ашырыла. Бу – һөнәри һәм югары уку йортлары, спорт мәктәпләре, Халыклар дуслыгы йорты. Түбән Кама шәһәреннән тыш, укулар Кама Аланында һәм Афанасово авылында да алып барыла. Быелгы уку йортында бу эштә егерме дүрт укытучы хезмәт куйган. Биредә социаль-гуманитар, сәламәт яшәү рәвеше, иҗади үсеш, бакчачылык һәм яшелчәчелек, инглиз, татар телләренә, компьютерда эшләү осталыгына өйрәтүче факультетлар эшләп килә. Киләчәктә тимераякта шуу (Кама Аланында инде эшләп килә икән), аквааэробика юнәлешләре дә булдырылачак.

Чыгарылыш кичәсендә һәрбер факультет үз иҗат номеры белән чыгыш ясады. Биючеләр арасында 90 яшен тутырган Илья Ризванов та бар иде. 

Ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов 2016 елда РФ Хөкүмәте тарафыннан өлкән буын вәкилләре мәнфәгатьләрен яктыртучы стратегик инициатива кабул ителүен искәртеп узды. Үзенең тәбрикләү сүзләрен бу көнне өлкән буын вәкилләренә РФ Пенсия фонды идарәсенең Түбән Камадагы бүлеге башлыгы Лариса Семенова да җиткерде.

Университетта белем алу пенсионерларның төп шөгыле – бакчачылык эшенә комачаулык тудырылмаслык итеп оештырылган. Хәзер үз дача-бакча эшләре белән мәшгуль өлкәннәребез көз җитүгә, кабат парта артына утырыр.

Олег ЛУКОШИН материалыннан, «Нижнекамская правда».


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*