Рус Тат
Тиздән Түбән Кама районы җирлегендә заманча бассейн ачылачак
Җәмгыять
  • 04 Апрель 2018 - 11:09
  • Караулар: 28

«Аквамарин» дип аталучы әлеге бассейн районның Кама Аланы бистәсендә төзелә. Планда каралганча, аны 2018 елның җәендә кулланылышка тапшырырга тиешләр.

Проект нигезендә, өлкәннәр өчен коену зонасы 25 метрга 8,5 метр мәйданны тәшкил итә, тирәнлеге исә 1,6 - 1,8 метрга кадәр. Ул өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгыту  өчен хезмәт итәчәк.

Балалар бассейнында исә яшь спортчылар өчен тренировкалар ясау мөмкинлеге дә тудырылачак, аның мәйданы - 10 метрга 6 метр, тирәнлеге 0,6 - 1 метр булачак.

Бина эчендә вестибюль, гардероб, медицина пункты, лаборатория, чишенү һәм душ бүлмәләре, административ-хуҗалык блогы, санузеллар эшләячәк. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылачак.

План буенча бина территориясен яшелләндерү, машина кую урыны, контейнерлар һәм санитар зона өчен аерым урыннар булдыру каралган. 

Бассейн төзү өчен республика бюджетыннан 142,7 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бистәдә бассейн булдыру тәкъдиме моногорода.рф сайтында узган сораштыруда 9 меңнән артык тавыш җыйды, дип хәбәр итә бистәнең башкарма комитеты матбугат хезмәте.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*