Рус Тат
"Шәфкатьлелек" үзәгендә шагыйрә Фәнүзә Сабирова белән очрашу узды
Җәмгыять
  • 03 Апрель 2018 - 15:00
  • Караулар: 44

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә Фәнүзә Сабированың тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Шау чәчәктә чагы күңелемнең" дип аталган  әдәби-музыкаль кичә уздырды. Бу хакта "Туган як" газетасыннан китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова язмасын тәкъдим итәбез.

Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларга бирешмичә, сынмыйча, кирәк чакта җылысын, назын һәрчак бирергә әзер булган, һәр туар таңның кадерен, тәмен белеп яшәүче һәм шушы хис-тойгыларны шигърияткә төреп язучы буларак, Фәнүзә Сабирова түбәнкамалыларга яхшы таныш. 

Әйе, аның шигърият аланында авыл табигате кочагында ял итәсең, балачакта су чәчрәтеп уйнаган инеш буйларын айкыйсың, я булмаса, яшьлек мәхәббәте белән очрашасың.

Әдәби-музыкаль кичәне алып баручы «Шәфкатьлелек» үзәгендә ял итүчеләрне шигърият нуры белән дәвалады. Очрашу вакытында тамашачылар яшьлекләрен искә төшереп моңландылар, әтиләре урманнан алып кайткан «куян күчтәнәче»ннән авыз иттеләр, әниләренең киңәшләрен искә төшереп, күзләре яшьләнде.

Маргарита ханым Хәмидуллина башкаруындагы җырлар дулкынында тирбәлеп, шигъриятнең җылы нурлы кочагында узган әдәби-музыкаль кичә тәмамлангач та, күпләр әле китәргә ашыкмады. Үзләренең узган гомер юлларын барлап, истәлекләргә чумдылар. «Әдәбият корабы» проекты кысаларында узган әлеге очрашулар «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә шигърият, күңел тынычлыгы, онытылмаслык минутлар бүләк итте. Табиблар сырхаудан дәваласа, язучылар җаннарны шигърият ярдәмендә дәвалый.

Автор фотосы.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*