1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Ул агымдагы елның 31 маена кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла.
Түбән Камада санитар-экологик чаралар уздыру этаплары турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин җиткерде.Шәһәр күләмендә юлларының гомуми озынлыгы 278 чакрымга сузылган 29 урамны тәртипкә китерергә кирәк. Бу эшкә һәрбер предприятие, оешма-учреждение, уку йортлары вәкилләре җәлеп ителәчәк. Һәр оешма үзенә билгеләнгән территорияне тәртипкә китерергә: чүп-чардан арындырырга, бордюрларны буяу-агарту эшләре башкарырга тиеш булачак. Икеайлык барышында сәүдә үзәкләре фасадларын, элмә такталар, юл күрсәткечләрне, шулай ук чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерү каралган. Парк, скверлар, балалар мәйданчыклары, тукталышлар, павильоннар - һәммәсе дә җыештырылган һәм яңартылган булырга тиеш.
Түбән Камада санитар-экологик хәлне тагын да яхшырту, шәһәргә эстетик матурлык өстәү йөзеннән, агач-куаклар утырту да планлаштырыла. Төзелештә эшләүче техника аерым игътибарга алынып, урамнарда чисталыкны саклау максатыннан, аларның тәгәрмәчләрен юдырту эше аерым контрольгә алыначак.

Быел Түбән Камада санитар-экологик икеайлык 3 этапта үтә:
11, 12 апрель көннәрендә - газоннарда кар өемнәрен тарату, бордюр кырыйларын боздан арындыру, юл кырыйларыннан чүп-чар һәм агач ботакларын җыю, аларны тиешле урынга чыгару.
18, 19 апрель көннәрендә - барлык участокларны чүп-чардан арындыру, бордюр кырыйларын себерү, агачларны, ут баганалары һ.б. реклама кәгазьләреннән чистарту.
25 ,26 апрель көннәрендә - җыештыру эшләрен дәвам итү, бордюрлар, агачлар, ут баганаларын буяу.
Икеайлык барышында махсус техника көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Теге яки бу оешмага беркетелгән территорияне ачыклау 39-48-75 телефоны аша мөмкин. Денис Баландин һәр түбәнкамалыны әлеге әһәмиятле чарага кушылырга, актив катнашырга чакырды. Эш коралларын яшәү урыны буенча идарәче компанияләрдән алу мөмкинлеген дә хәбәр итте.