Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Айдар Метшин: “Бу – кешеләр гомере һәм сәламәтлеге мәсьәләсе”.
Җәмгыять
  • 02 Апрель 2018 - 12:44
  • Караулар: 80

Бүген район җитәкчелегенең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Камада сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә үткәрелүче планнан тыш тикшерүләргә кагылышлы мәсьәләне күтәрде.

Кемерово өлкәсендә «Зимняя вишня» фаҗигасеннән соң, РФ генераль прокуратурасы ил күләмендәге барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләрен тикшереп чыгарга күрсәтмә бирде. Узган атнадан мондый тикшерүләр Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә дә башланып китте. 11 апрельгә кадәр узучы рейдлар барышында барлыгы 35 объект тикшереләчәк.

Түбән Камада бүгенге көндә халык күп йөри торган 133 объект исәпләнә. Бу – 58 сәүдә, 31 җәмәгать туклануы объекты, 15 ял итү һәм күңел ачу үзәге, 18 офис бинасы һәм 11 дини учреждение. Махсус комиссия биналарда янгын турында кисәтү сигнализациясенең төзеклеген, эвакуация ишекләренең ачык булуын, хезмәткәрләрнең бу өлкәдә әзерлек дәрәҗәсен тикшерә.

Киңәшмәдә Айдар Метшин күзәтчелек һәм хокук саклау бүлеге хезмәткәрләренә тикшерү эшенә җитди карарга, бер генә хилафлыкны да күз уңаеннан читтә калдырмаска йөкләде. Комиссия тикшерү нәтиҗәләрен 11 апрельдә игълан итәчәк һәм биналарда янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләр үтәлешенә җентекле анализ ясалачак.

«Һичшиксез, без үз эшчәнлегебезне тикшерүдән тикшерүгә кадәр генә оештырырга һәм эш йөртергә тиеш түгелбез. Бу – кешеләр гомере һәм сәламәтлеге мәсьәләсе, шуңа күрә без аңа көндәлек режимда тулы җаваплылык белән карарга тиешбез”, -дип белдерде Айдар Метшин.

Кешеләр күп йөри торган урыннарда куркынычсызлык таләпләре үтәлешенең тиешле дәрәҗәдә булырга тиешлеген ассызыклап, Айдар Метшин бу мәсьәләнең ике яктан да төгәл үтәлергә тиешлеген дә билгеләде. Әйтик, кайбер очракта кешеләр янгын куркынычы сигналына артык әһәмият бирмиләр, ишегалларында тиешле урында куелмаган автомобильләр исә янгын сүндерү машиналарына узарга комачаулый, “Шуңа күрә гаммәви мәгълүмат чаралары аша безгә халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән кагыйдә, эш-гамәл һәм чараларны яктыртуда зур профилактик эш җәелдерергә кирәк дип уйлыйм”, -диде район башлыгы.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*