Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Түбән Камада Василий Игнатьев истәлегенә шахмат турниры үтте
Җәмгыять
  • 30 Март 2018 - 14:33
  • Караулар: 124

Түбән Каманың Мактаулы гражданины Игнатьев Василий Иванович заманында 19нчы урта мәктәпне җитәкли. Ул эшләгән чорда мәктәптә шахмат түгәрәге, ир балалар хоры, балалар кинотеатры, Ана музее оеша. Соңрак ул Түбән Кама халык мәгарифе бүлегенә җитәкчелек итә. Биредә дә үзен тәҗрибәле, тырыш җитәкче итеп таныта: бер ел эчендә Түбән Камада 5 мәктәп ачыла, белем сыйфаты һәм укучыларның өлгереше сизелерлек үсә, авыл мәктәпләре торышы яңа баскычка күтәрелә. 1989 елдан Игнатьев Василий Иванович мәктәпара укыту- производство директоры булып эшли башлый. Оештыру сәләте югары булу, тәҗрибәле җитәкче һәм кыю сынап караучы булуы аркасында, ул комбинатны республика күләмендә танытуга ирешә. Аның инициативасы буенча комбинатта икътисад, юридик хезмәт, медицина класслары ачыла. Мәктәпләрдә «Технология» предметын гамәлгә кую буенча проект эшен җәелдерә, бу проект республикада яклау таба. Моннан тыш, комбинатта патриотик, эстетик, әхлакый, хокукый тәрбия юнәлешендә чаралар даими уздырылып тора. “Табигать һәм фантазия” шәһәр бәйгесендә комбинат берничә мәртәбә җиңүгә ирешә. Эш тәҗрибәсен чагылдырып, Игнатьев В.И. күп кенә методик кулланмалар бастырып чыгара. Комбинат күп тапкырлар “Ел мәктәбе” бәйгеләрендә җиңү яулый, ”Гасыр мәктәбе” исеменә ия.


Ел саен үткәрелә торган турнирда быел 55 укучы: 28 малай һәм 27 кыз катнашты. 3нче сыйныф укучылары арасында үткәрелүче бу турнир Швейцария системасы буенча, компьютер программасында жирәбә салып, 7 турда узды.



Турнирны оештыруга В.И. Игнатьевның улы - Марсель Васильевич Игнатьев һәм оныгы Яна Марсельевна Анисимова зур көч куя, алар әлеге бәйгенең хәйриячеләре дә булып торалар.

Нәтиҗәләргә килгәндә исә, ир балалар арасында 1нче урынга 2нче гимназия укучысы Җамалиев Даниэль лаек булды, ул 7 мөмкинлектән 7 очко җыйды.

2нче урында - Шульга Ярослав, 32нче гимназия;
3нче урында - Габдрахманов Азат , 16нчы мәктәп;
4нче урында - Талипов Тимур, 31нче мәктәп,;
5нче урында - Цыганов Дмитрий, 15нче мәктәп;
6нчы урында - Федоров Данил, 12нче мәктәп.

Кыз балалар арасында 1нче урында – 19нчы мәктәп укучысы Юссинниеми Камилла.

2нче урында – Әхмәдиева Әдилә, 6нчы мәктәп;
3нче урында- Александрова Самира, 2нче гимназия;
4нче урында - Романова Мәрьям, 25нче гимназия;
5нче урында - Рамазанова Ралинә, 31нче мәктәп;
6нчы урында - Жидкова Ирина, 15нче мәктәп.

Җиңүчеләр һәм призерлар медаль һәм дипломнар белән бүләкләнде, катнашучыларга истәлеккә бүләкләр таратылды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*