Рус Тат
Кама Аланында мәгариф хезмәткәрләренең XVI Спартакиадасы үтте
Җәмгыять
  • 29 Март 2018 - 16:18
  • Караулар: 46

Кама Аланының аерым предметларны тирәнтен үзләштерүле 2нче урта мәктәбе һәм «Батыр» спорт комплексы базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол буенча район күләмендәге XVI Спартакиада үткәрелде.

Ярышларда барлыгы 10 команда катнашты, болар – Кама Аланының 1нче, 2нче мәктәпләре, Ширәмәт, Түбән Уратма, Югары Чаллы, Олы Афанас, Иске Чишмә, Кармалы, Югары Чаллы интернат мәктәбе, Красный Ключ авыл җирлекләре мәктәпләре.

Шактый кызу барган уен Кама Аланы мәктәпләре өчен уңышлы тәмамланды: бистәнең 2нче урта мәктәбе – беренче урынга, 1нче урта мәктәбе өченче урынга лаек булды. Икенче урында – Иске Чишмә командасы.

Барлык командаларга да Түбән Кама мәгариф идарәсенең мактау грамотасы һәм профсоюз комитетының акчалата премиясе тапшырылды, дип хәбәр итә Кама Аланы башкарма комитетының матбугат хезмәте.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*