Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 12 дней
Түбән Камада хезмәтне саклау буенча координацион советның ведомствоара утырышы узды
Җәмгыять
  • 29 Март 2018 - 09:50
  • Караулар: 65

Утырышта башкарма комитет, Россия техник күзәтчелеге, Россия кулланучылар күзәтчелегенең Түбән Кама бүлеге, социаль иминиятләштерү фонды, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашты. Бирегә хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре дә чакырулы иде.

Киңәшмәдә советның 2018 елга эш планы тикшерелде, муниципаль учреждениеләр һәм кече, урта эшмәкәрлек субъектлары өчен өйрәтү курслары үткәрү планы каралды.

Моннан тыш, координацион советта апрель аенда Татарстан Республикасы төзелеш оешмалары вәкилләрен чакырып, «ТАНЕКО» АҖ мисалында «Заказчы – Подрядчы» мөнәсәбәтләрендә хезмәтне саклауны оештыру системасы» темасына киңәйтелгән утырыш планлаштырылуы да билгеле булды.



Утырышта хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә иң яхшы белгечне ачыклауга ел саен үткәрелеп килүче бәйге башлануы турында да игълан ителде. Нәтиҗәләр Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә билгеле булачак.
Бәйге ачык төстә, 24, 25 апрель көннәрендә “Хезмәт куркынычсызлыгы” компанияләр төркеме бинасында уза. Адресы: Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 18, 2нче кат.

Быел бәйге берничә номинациядә үтә:

1. Муниципаль, дәүләти һәм коммерцияле булмаган оешмалар;
2. Нефть, газ, химия комплекслары предприятиеләре;
3. Кече, урта эшмәкәрлек субъектлары.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 23 апрельгә кадәр bt-nk@mail.ru. электрон почтасы аша кабул ителә.

Белешү өчен телефоннар: (8555) 40-66-99, 40-66-00, 41-55-42.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*