Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 29 эшсез түбәнкамалы укырга кертелгән
Җәмгыять
  • 26 Март 2018 - 15:09
  • Караулар: 87

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 29 эшсез түбәнкамалы (шул исәптән, Кама Аланыннан 5 кеше) “1С: Предприятие” программасын үзләштерү өчен махсус курсларга укырга җибәрелгән.

Укулар “Квалификацияне үстерү буенча региональ агентлык” өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасының Түбән Камадагы филиалында алып барыла. Анда 1С программасына караган башка юнәлешләр буенча да укып чыгарга мөмкин.

Әлеге белем бирү программасына хезмәт базарында да, эшсез гражданнар арасында да сорау зур, дип хәбәр итә mtsz.tatarstan.ru.

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Бызов урамының 20а йортында урнашкан. Мөрәҗәгать өчен телефон: 42-40-79, сайт: nigkamsktrud.ru.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*