Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Кама Аланының “Солнышко” балалар бакчасына - 30 ел
Җәмгыять
  • 20 Март 2018 - 08:48
  • Караулар: 140

Әлеге күркәм дата уңаеннан, балалар бакчасында бәйрәм концерты үтте. Бәйрәм барышында һөнәрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән бакча хезмәткәрләре муниципаль берәмлек башлыгы Александр Павлов, Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү идарәсенең рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Түбән Кама муниципаль районының алдынгы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсе булган “Солнышко” балалар бакчасы 1988 елда ачыла. Бакчага АЭС төзүчеләрнең балалары йөри. Аның беренче мөдире Ольга Черезова була. Ул бакчаны төзү эшенә үзеннән зур өлеш кертә.

15 елдан артык бакча белән Нурия Нуруллина җитәкчелек итә. Нурия Нәҗип кызының югары оештыру сәләте, үз эшенә гаять җаваплы каравы нәтиҗәсендә, көчле, инициативалы, иҗади коллектив оеша. Берничә ел рәттән әлеге бакча республика, ил күләмендәге конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешә. Нурия Нуруллина тырышлыгы белән сәламәтлекләре чикле балалар өчен биредә аерым төркем дә оеша.

Ландыш Софина бакча белән 10 ел җитәкчелек итү чорында шулай ук учреждениене алга җибәрүдә үзеннән зур өлеш кертә: “Иң яхшы инновацион учреждение” республика бәйгесендә “Солнышко” икенче урын яулый, “Сәламәт бала” илкүләм форумында лауреат исемен ала. Бакча мөдире Ландыш Фәнис кызы - “Мәгарифтә лидер” конкурсы номинациясе җиңүчесе.

Утыз ел дәвамында әлеге бакча җәмәгатьчелек арасында бары тик яхшы яктан гына телгә алына. Бүгенге көндә биредә 60 лап хезмәткәр эшли, аларның күбесенең хезмәт стажы 20 елдан артык.

Инде менә алтынчы ел бакча белән Роза Гыйзәәтуллина җитәкчелек итә, биредә тәрбия эшендәге заманча метод һәм алымнар уңышлы төстә гамәлгә ашырыла; сөйләмендә кимчелекләр булган балалар белән комплекслы эш алып барыла, физкультура-сәламәтләндерү эшенә дә нык игътибар бирелә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*