Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясов мәктәпкәчә белем бирү йортлары мөдирләре белән очрашты
Җәмгыять
  • 15 Март 2018 - 15:42
  • Караулар: 168

Түбән Камада ришвәтчелеккә каршы эшкә багышланган утырышлар уза. Әйтик, кичә, 14 мартта Түбән Кама муниципаль район Советының ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясовның Түбән Кама районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре белән очрашуы үтте. 

Утырышта Илдар Мөдәфис улы 2017 елда ришвәтчелеккә каршы башкарылган эшләргә анализ ясады, профилактик чараларда бу темага лекция сөйләде. Киңәшмәдә шулай ук аукционнар, контрактларга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.



 Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында ришвәтчелеккә каршы эшкә багышланган махсус бүлек булдырылды, анда әлеге факт буенча үз мөрәҗәгатеңне язып калдырырга мөмкин. Моннан тыш, ышаныч телефоны да эшли: 8(8555) 41-95-45.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*