18 март көнне Түбән Кама җитештерүчеләре һәм эшмәкәрләре халыкка үз продукцияләрен ташламалы бәяләргә тәкъдим итәчәк. Бәяләр базарныкыннан 25-30% ка түбәнрәк булачак.
Ярминкә мәйданчыклары сайлау участокларында 8.00 сәгатьтән эшләячәк. Ярминкәдә бары тик Татарстан җитештерүчеләре продукциясе генә урын алачак. Бу көнне халыкка арзан бәягә казылык, сөт, яшелчә, көнкүреш кирәк-яраклары кебек товарлар тәкъдим ителәчәк.Закрыть
-
Муниципаль район
-
Айдар Метшин
-
Шәһәрдәшләргә