Рус Тат
Кулланучылар хокукларын яклап
Җәмгыять
  • 14 Март 2018 - 13:22
  • Караулар: 90
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Түбән Кама бүлеге 15 март көнне 13.00 - 18.00 сәгатьләрдә кайнар линия оештыра. Үзегезне борчыган мәсьәләләр буенча 41-55-50 телефоны аша хәбәр итә аласыз.

Шулай ук 22 март көнне 13.00- 14.30 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итү дә узачак. Моның өчен 41-55-50 яки 42-51-27 номерлары аша алдан язылып куярга һәм күрсәтелгән вакытка идарәнең Түбән Камадагы бүлеге - Актүбә урамы, 18нче йорт адресы буенча 5нче бүлмәгә килергә кирәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*