Рус Тат
Равил Моратов: “Кама Аланында безнең алдагы бурычлар – эш урыннары булдыру”.
Җәмгыять
  • 14 Март 2018 - 10:40
  • Караулар: 91

Кама Аланында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, “Кама Аланы” муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Павлов катнашында җәмәгатьчелек белән очрашу үтте. 

Очрашуда шулай ук депутатлар, бистәдәге оешма, предприятие җитәкчеләре, ТКХ, социаль ярдәм, сәламәтлек саклау, хокук саклау һ.б. өлкәләр вәкилләре катнашты.


Камаланлыларга Равил Моратов исеме һәм шәхесе яхшы таныш. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары буларак та, соңгы елларда Равил Моратов бистә үсеше, биредәге тормыш шартларын яхшырту мәсьәләләрен хәл итүгә зур тырышлык куйды. Соңгы елларда Кама Аланы бистәсендәге уңай үзгәрешләрне ассызыклап, Равил Моратов эшнең моның белән генә тукталып калмавын җиткерде: “ Безнең алдагы бурычлар – эш урыннары булдыру, - диде ул, - аерым алганда, хатын-кызларны эш белән тәэмин итү”. ТР Президенты ярдәмчесе моношәһәрнең киләчәк үсешенә Кама Аланы индустриаль паркы эшчәнлеге дә зур йогынты ясаячагын белдерде: бирегә яңа инвестор киләчәген дә хәбәр итте.



Кама Аланындагы уңай үзгәрешләргә үз мөнәсәбәтен муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да җиткерде. Район җитәкчесе үз вазыйфаларына керешкән 2006 елдан бирле бистә үсешендәге үзгәрешләргә тукталды, республика җитәкчелеге, депутатларыбыз ярдәме белән биредә башкарылып чыккан зур проектларны санап үтте. Алар арасында коммуналь хезмәтләргә түләүдә тарифларны җайга салу, торак йортларны, балалар бакчаларын ремонтлау, “Молодежный” скверын ачу, яр буен төзекләндерү кебек күп кенә мөһим эшләр бар. “Үзгәрешләр бар, һәм алар сөенечле”, -дип нәтиҗә ясады Айдар Метшин.


Үз чыгышында бистә башлыгы Александр Павлов җирлектә эшмәкәрлек өлкәсенә, халыкка эш урыннары булдыру мәсьәләсенә тукталды. Җирлек башлыгы шулай ук якын киләчәктә Кама Аланында башкарылачак төзекләндерү эшләренә дә тукталды. 2018 елда планда – яр буенда төзекләндерү эшләрен дәвам итү, 1нче мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы булдыру, чаңгы базасы ачу, 2 бакчага капиталь ремонт ясау.



Үз чиратында, бистә халкы җитәкчеләргә үз сорауларын һәм теләкләрен җиткерде. Халыкны юллар торышы, моношәһәрдә яңа мунча кирәклеге борчый, фатирларга җылылык өчен түләүдә дә кайбер ризасызлыклар бар. Президенты ярдәмчесе Равил Моратов тарифлар мәсьәләсен үз контроленә алып, бу хәлнең җентекле өйрәнеләчәген белдерде.

Кама Аланы яшьләре бистәдә Түбән Кама, Казан һәм башка шәһәрләр мисалында антикафе булдыру тәкъдиме белән чыкты.



  Очрашуда күтәрелгән һәрбер мәсьәлә, аларны Кама Аланы моношәһәре үсешенең перспектив планына кертү өчен, өйрәнүгә алынды. Ачыктан-ачык сөйләшүдә катнашучылар 2018 елның көзендә, биредә бассейн ачу вакыйгасында, кабат күрешеп, очрашырга сөйләштеләр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*