Рус Тат
Бүген якташыбыз - шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Түбән Камага килә
Җәмгыять
  • 14 Март 2018 - 08:57
  • Караулар: 87

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә бүген, 14 март көнне, хөрмәтле якташыбыз – шагыйрь, язучы, драматург, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән очрашу узачак. 

“Туган ягымда...” дип аталган әлеге очрашу Разил Исмәгыйль улы белән әңгәмә, ачыктан-ачык сөйләшү, аралашу рәвешендә оештырылып, кичәдә әдипнең тормыш, иҗат юлына, эшчәнлегенә күзәтү ясалачак, шагыйрь сүзләренә җырлар да яңгыраячак.

Барлык түбәнкамалыларны әлеге очрашуга көтеп калабыз.

 Башлана: 14 сәгатьтә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*