Рус Тат
Татарстанда “ЛУКОЙЛ” ГАҖ тарафыннан гамәлгә куелган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе башланды
Җәмгыять
  • 13 Март 2018 - 15:11
  • Караулар: 120

Быел әлеге бәйге тугызынчы тапкыр уза. 2018 ел ил күләмендә Волонтер елы буларак игълан ителгәнгә, быел бәйгедә “Экология”, “Рух һәм мәдәният”, ”Спорт” номинацияләренә тагын “Яшьләр инициативасы” номинациясе дә өстәлгән. Әлеге номинация балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләү, аларның фәнни-техник һәм иҗат потенциалын үстерүгә кагылышлы проектларны үз эченә ала.

Конкурста үз проектларын эшчәнлеген Татарстан җирлегендә тормышка ашыручы һәр оешма һәм берләшмә тәкъдим итә ала. Гаризалар агымдагы елның 31 июленә кадәр кабул ителә, августта алар карала, ә сентябрьдә җиңүчеләр игълан ителә. Грант алучылар үз проектларын 2019 елның 30 июненә кадәр башкарып чыгарга тиеш.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат алу өчен сылтама: http://ritek.lukoil.ru/ru/Responsibility/SocialProject/Participation

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*