Рус Тат
Якташыбыз Марта Зәйнуллина - Паралимпиадада көмеш медаль иясе
Җәмгыять
  • 13 Март 2018 - 09:10
  • Караулар: 103

Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә Паралимпия уеннары дәвам итә. Бүген якташыбыз – биатлончы Марта Зәйнуллина 10 чакрымга узышуда көмеш медаль яулады.

10 чакрымга “утырып” узышуда җиңүгә 46 яшьлек алманлы Андреа Эскау иреште. Икенче урында - Марта Зәйнуллина, өченчедә - Ирина Гуляева. Моннан тыш, алтынчы, җиденче урыннарда да - Россия спортчылары Наталья Кочерова, Надежда Федорова.


Марта Зәйнуллина Түбән Кама шәһәрендә туган. Аның беренче тренеры - Ирина Полякова. 2010 елда Марта Россия җыелмасы составына керә, хәзерге вакытта ул тренер Владимир Малинскийда шөгыльләнә. Марта Зәйнуллина – Россиянең спорт мастеры. 2014 елда II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнә. 

Узган Паралимпия уеннарында Сочида Марта Зәйнуллина бронза медаль яулаган иде. 2015 елда ул дөнья чемпионы булуга иреште.

фото:ТАСС


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*