Рус Тат
Түбәнкамалылар РФ Президентын сайлауларда уникаль картадан да файдалана алачаклар
Җәмгыять
  • 12 Март 2018 - 16:04
  • Караулар: 77

Җитәкчеләрнең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район җирлегендә 18 мартта узачак РФ Президентына сайлауларга әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Бу хакта төгәл мәгълүматларны Түбән Кама муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрид Гыйльманов җиткерде. 

Булачак сайлауларда муниципаль районның 15 авыл җирлеге һәм Кама Аланы бистәсеннән барлыгы 29 110 кеше катнашачак, тавыш бирү өчен 33 участок эшләячәк.

Татарстан Республикасында сайлауларда электрон тавыш бирүне санау өчен 149 комплекс урнаштырылачак, Түбән Кама районы җирлегендә мондый комплекслар өч сайлау участогында файдаланылачак. Әлеге комплекс сайлау бюллетененең санлы аналогы булып тора, аның буенча сайлау штрих-кодлы уникаль карта аша тормышка ашырыла. Сайлаучы мондый картаны паспортын күрсәтеп, үз участогында ала һәм шуның буенча электрон төстә тавыш бирү хокукына ия була.

Факттагы яшәү урыннары буенча сайлауда катнашырга теләк белдерүчеләрдән район буенча 445 гариза кабул ителгән.

Сайлау участокларыннан ерак урнашкан авылларга халыкны ташу өчен автобуслар билгеләнгән. Бу көнне 2000 сайлаучыны 16 сайлау участогына илтү өчен барлыгы 17 автобус рейска чыгачак.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*