Рус Тат
Түбән Кама шәһәре Президент сайлауларына әзер
Җәмгыять
  • 12 Март 2018 - 14:18
  • Караулар: 95

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә бүген агымдагы елның 18 мартында узачак РФ Президентын сайлауга әзерлек эшләре барышы тикшерелде. Төп нотык белән шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Иванович Бликин чыгыш ясады.

Быел исемлеккә тагын бер сайлау участогы өстәлгән, ул Фикрәт Тәбиев урамындагы 22 торак йортны берләштерә. Бүгенге көндә участок сайлау комиссияләре составлары расланган, аларга 935 кеше җәлеп ителгән.

Сайлау көнне Түбән Камада 172 466 кеше, 64 хәрби хезмәткәр үз тавышын бирү хокукына ия.

Яңа законнар нигезендә, РФ Президенты өчен тавыш бирү көнендә үзләренең теркәлү урынында булмаячак сайлаучылар фактта булган урыннарындагы шәһәр һәм районнарның территориаль сайлау комиссияләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләргә, “Дәүләт хезмәтләре” интернет-порталы аркылы, участок сайлау комиссияләренә үзләрен исемлеккә кертүне сорап, гариза яза алалар. Гаризалар тапшыру бүген, 12 мартта төгәлләнә. 31 гыйнвардан бүгенгә кадәр шундый 2000 гә якын гариза кабул ителгән.

Участок комиссияләре әгъзалары тарафыннан һәр сайлаучының өенә килеп, чакыру кәгазьләре тапшырылган.

“Көчле рухлылар” га аерым игътибар күрсәтелгән: бүген шәһәр җирлегендә физик мөмкинлекләре чикле булган 14388 кеше исәпләнә, шуларның 1197 се – беренче төркем инвалид. Комиссия беренче һәм икенче төркем инвалид булган 4630 кеше белән элемтә урнаштырып, сайлауда аларга уңайлы шартлар тудыру мәсьәләсен хәл иткән.

Сайлау вакытында куркынычсызлык мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелгән. 78 участок һәм территориаль сайлау комиссиясе бинасы видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган.

Сайлауларга яшьләр игътибарын җәлеп итүдә дә күп кенә эшләр башкарыла, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре белән берлектә 120дән артык чара үткәрү планга кертелгән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*