Рус Тат
18 март көнне Түбән Кама җитештерүчеләре тарафыннан азык-төлек ярминкәләре оештырылачак
Җәмгыять
  • 12 Март 2018 - 13:21
  • Караулар: 131

18 март көнне Түбән Кама җитештерүчеләре һәм эшмәкәрләре халыкка үз продукцияләрен ташламалы бәяләргә тәкъдим итәчәк. Бәяләр базарныкыннан 25-30%ка түбәнрәк булачак. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитетның сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Марат Вафин җиткерде.


Марат Вафин сүзләренчә, җитештерү бәяләреннән үз товарларын Түбән Каманың сөт, икмәк комбинатлары, «Нефтехим» җәмәгать туклану идарәсе, крестьян-фермер хуҗалыклары һ.б. тәкъдим итәчәк.


Ярминкә мәйданчыклары сайлау участокларында 18 март көнне 8.00 сәгатьтән эшләячәк. Ярминкәдә бары тик Татарстан җитештерүчеләре продукциясе генә урын алачак. Мисалга, "Село Домашкино" маркалы сөтнең (2,5%) бер кабы 41 сум урынына – 29 сум, 250 граммлы эремчек (5%) 60 сум урынына 47 сумга тәкъдим ителәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*