Рус Тат
Республика бүләкләренә лаек булдылар
Җәмгыять
  • 07 Март 2018 - 16:13
  • Караулар: 128

Бүген Түбән Каманың 15 хатын-кызы хезмәтләрендә һәм иҗтимагый тормышта ирешкән уңышлары өчен республика бүләкләренә лаек булдылар. Бүләкләрне гүзәл затларга муниципаль район башлыгы Айдар Метшин тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасыннан Кармалы авылыннан күп балалы ана Анна Шибченко - «Ана даны» медаленә, район хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Марина Камелина ТР Министрлар Кабинеты рәхмәтенә лаек булды. Тамара Баһаветдиновага “Мактаулы гражданин” тасмасын тапшырдылар.

“Кадерле хатын-кызлар, сез дөньяны үз матурлыгыгыз, күңел байлыгыгыз, ачык йөзегез, кунакчыллыгыгыз, гармониягез белән тулыландырасыз”, -дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин һәм бүгенге көндә хатын-кызларның хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта ир-егетләр белән бер рәттә атлауларын ассызыклады.

Шәһәр мэры сәхнә түреннән үз әнисен һәм башка барлык хатын-кызларны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*