Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Республиканың танылган блогерлары яшьләрне РФ Президентын сайлау көнне ничек итеп бүләк отарга өйрәтте
Җәмгыять
  • 07 Март 2018 - 11:22
  • Караулар: 128

2018 елның 18 мартында РФ Президентын сайлауда катнашкан һәркем айфон, планшет, велосипед кебек бүләкләр ота ала. Республикада #айданавыборы фотобәйгесе уза. Түбән Камада әлеге бәйгене танылган блогерлар Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), Гомәр Дәүләтшин, Вероника Кузнецова тәкъдим иттеләр.

Кунаклар Түбән Кама студентлары белән аралашып, аларны фотобәйгедә катнашу шартлары белән таныштырдылар.

Конкурста катнашу өчен сайлау көнне үз участогыңа килеп, махсус фотозонада сурәткә төшәргә кирәк. Соңыннан фотоңны Инстаграм яисә ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә #айданавыборы хэштегы белән урнаштырырга һәм үзең яшәгән шәһәр яки торак пунктның атамасын күрсәтергә кирәк. Әлеге тамга куелган барлык фотолар да айданавыборы.рф сайтында номинацияләр буенча җыелачак. Тавыш бирүдә үзегез дә катнаша, дусларыгыз һәм якыннарыгызга да әйтә аласыз. Иң күп тавыш җыйган кеше һәр бүлектә өч призның берсенә ия булачак. Бәйгедә барлыгы 18 номинация тәкъдим ителгән. Түбән Кама сайлаучылары өчен аерым номинация дә бар, җиңүчегә бүләк - айфон.

Блогерлар фотомарафонда җиңү өчен сурәткә төшүдә үзенчәлекле алымнар куллану кирәген дә җиткерде. “Безнең проект аркасында яңа блогерлар турында да белә алачаксыз”, - ди моннан өч ел элек Казанга күчеп киткән якташыбыз Ринат Галиәхмәтов (бүгенге көндә аның 68 мең язылучысы бар икән).

Фотомарафон турында тулырак мәгълүмат белән  рәсми сайтта таныша аласыз. Нәтиҗәләр 26 мартта ясала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*