Рус Тат
Түбәнкамалылар – “Ел хатын-кызы -2018” республика бәйгесе җиңүчеләре
Җәмгыять
  • 06 Март 2018 - 09:58
  • Караулар: 70

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенә йомгак ясалды. 

Бәйгедә якташларыбыз - Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина “Хатын-кыз –лидер” номинациясендә, “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесенең фәнни-технологик үзәге инженер-технологы Марина Берёзкина “Минем язмышым – минем һөнәрем” номинациясендә җиңүгә ирештеләр. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрикләде.


Хакимият структураларында эшләү белән бергә, Эльвира Долотказина озак еллар дәвамында “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасын да җитәкли. Аның инициативасы белән башланып киткән “Солдатка –Ана бәлеше” акциясе бүгенге көндә Россия күләмендә танылу алды, ә сала хатын-кызларының җәмгыятьтә тоткан урыннарын күтәрү белән бәйле “Авыл хуҗабикәсе” конкурсы Түбән Кама районының визит карточкасы булып тора.

Марина Берёзкина - первая справа

Марина Берёзкина күптән түгел “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесенең яшь новаторы буларак танылды. Ул – бер ачышка патент алган автор, сынау өчен тагын өч ачышка гариза, 15 рационализаторлык тәкъдиме белән чыккан хезмәткәр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*