Рус Тат
Айдар Метшин Түбән Камада 2018 елда тормышка ашырылачак иҗтимагый проектлар белән таныштырды
Җәмгыять
  • 05 Март 2018 - 16:11
  • Караулар: 125

Бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин Түбән Камада халык өчен уңай шартлар тудыру, шул исәптән, иҗтимагый киңлекләр булдыруны дәвам итү мәсьәләләрен күтәрде. Бу мәсьәләләр РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасында да яңгырады.

“Президент тарафыннан Татарстанның шәһәр мохитен төзекләндерү һәм яңартуда эш тәҗрибәсе билгеләп үтелү  күңелгә аеруча хуш килде, -дип шәрехләде илбашы сүзләрен Айдар Метшин. – Республикада 2015 елдан иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча программа тормышка ашырылып килә. Сәнәгатьнең эре предприятиеләре урнашкан шәһәребез өчен территориябездә  турыдан-туры кешеләрнең социаль халәтенә йогынты ясаучы төзекләндерү эшләре башкару зур әһәмияткә ия”.

Моның шулай булуын халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә ачык күрсәтә: җавап бирүчеләрнең 85%ы Түбән Камада 2017 елның уңышлы проекты итеп, күмәк ял итү урыннары булдырылуын билгеләсә, 72% шәһәрдә парк, скверлар булдыру, яшелләндерүгә кагылышлы проектларның отышлы булуын атый.



Шәһәр мэры сүзләренчә, бүгенге көндә район җирлегендә иҗтимагый киңлекләрне булдыруга кагылышлы биш елга исәпләнгән махсус программа әзерләнә, ул түбәнкамалыларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып төзеләчәк.

Әйтик, 6 мартта Түбән Кама җәмәгатьчелеге балалар автошәһәрчеген төзекләндерүгә бәйле проектны өйрәнү өчен түгәрәк өстәлгә җыелачак.

Район башлыгы иҗтимагый киңлекләр булдыру эше авыл җирлекләренә дә үтеп керәчәген билгеләп, быел бу эшнең Афанас авыл җирлегеннән башланачагын хәбәр итте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*