Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Түбән Камада ришвәтчелеккә каршы эшкә багышланган утырышлар уза
Җәмгыять
  • 02 Март 2018 - 14:53
  • Караулар: 221

Түбән Кама муниципаль район Советының ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясов түбәнкамалылар белән очрашып, әлеге темага халык белән сөйләшүләр үткәрә. 

Күптән түгел мондый утырышлар балалар бакчалары мөдирләре һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре белән узды. Утырышта Илдар Мөдәфис улы ришвәтчелеккә каршы еллык эшкә анализ ясады, профилактик чараларда бу темага лекция сөйләде.

Якын киләчәктә шундый ук очрашулар сәламәтлек саклау учреждениеләре, спорт клублары вәкилләре һ.б. белән оештырылачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*