Рус Тат
Айдар Метшин Түбән Кама химия-технология институты студентлары белән очрашты
Җәмгыять
  • 02 Март 2018 - 09:47
  • Караулар: 93

Ачыктан-ачык сөйләшү төсендә барган очрашуда Айдар Метшин бүгенге көндә Түбән Камада яшьләр өчен тормышка ашырылучы проектлар, шул исәптән, "КоVёR" яшьләр инициативалары үзәге, хәзерге вакытта төзелеп килүче "Рубаха" инклюзив арт-кластеры турында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Муниципаль район башлыгы студентлардан шәһәр күләмендә яшьләр өчен тагын ниләр кирәк булуы белән кызыксынды. Егетләр-кызлар шәһәр территориясендә студентлар скверы булдыру тәкъдиме белән чыктылар, моннан тыш, спорт белән шөгыльләнү өчен тагын да уңай шартлар тудыру, предприятиеләргә эшкә урнашу мөмкинлеге булу, талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтүне сорап та мөрәҗәгать иттеләр.

Айдар Метшин Түбән Каманың киләчәге яшьләр кулында булуын ассызыклап, шәһәр хакимияте өчен мондый очрашуларның, яшь буын керткән фикер- тәкъдимнәрнең җирлегебез үсеше өчен гаять мөһим булуын белдерде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*