Рус Тат
Түбән Кама 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен каршылый
Җәмгыять
  • 01 Март 2018 - 10:14
  • Караулар: 108

Җәмәгать эшлеклесе, мәгариф ветераны Николай Моржин җитәкчелегендәге бу мәктәп республика һәм ил күләмендә спортны үстерүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Спорт мәктәбен әлеге бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәм башка кунаклар килде.

1968 елның 28 февралендә ачылган мәктәптә төп юнәлешләр - спорт гимнастикасы һәм волейбол. Бүгенге көндә биредә 20 тренер хезмәт куя. Николай Моржин исә спорт мәктәбе белән 1974 елдан идарә итә башлаган.

Үз дәверендә бу мәктәп берничә буын көчле спортчылар тәрбияләп үстергән. Биредә “көчле рухлылар” өчен дә “Уңайлы мохит” стандартлары буенча барлык шартлар тудырылган: бүгенге көндә спорт залында 20 кеше гимнастика, өстәл теннисы, бочче белән шөгыльләнә.

Өченче буын университеты вәкилләре дә биредә игътибар үзәгендә. Дүрт ел дәвамында спорт мәктәбендә 120 пенсионер үз сәламәтлеген ныгыткан. Кечкенәләр өчен дә шартлар бик уңай: 2014 елда федераль грант отып, шул чараларга балалар өчен аерым комплекс булдырылган. Хәзер биредә 3 яшьтән 6 яшькәчә 500дән артык бала шөгыльләнә.

“Әлеге ярты гасыр эчендә сез республика горурлыгы булган һәм Түбән Камага дан китергән бик яхшы спортчылар буынын тәрбияләдегез, - диде Айдар Метшин тәбрикләү сүзендә. – Инде менә алты ел дәвамында өч укучыгыз - Дарья Лопатина, Инсаф Идиятуллин, Марат Хәбибуллин спорт гимнастикасы буенча Россия яшьләр җыелма командасы составына керә. Баскетбол буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составында – Түбән Каманың 20дән артык иң көчле спортчысы – сезнең укучыларыгыз”.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*