Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Ришат Галимов: "Татар илендә эшли торган программалар авыл кешесенең көнкүрешен шәһәрнекеннән бер дә ким итми."
Җәмгыять
  • 26 Февраль 2018 - 08:49
  • Караулар: 171

Авыл җирлекләре дигәч, күз алдына кечкенә генә бер мөстәкыйль дәүләт килеп баса. Төп байлыгы  -  халкы булса, ә дәрәҗәсе, андагы кешеләрнең заманча шартларда яшәве, эш белән тәэмин ителүе һәр авылның үсеш күрсәткече булып тора. Түбән Кама муниципаль районы җирлегендәге авылларның бүгенге хәле, аларның тормыш-көнкүреше белән депутатларның йомгаклау  сессиясендә Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов чыгыш ясады.

"Без инде күнегеп барабыз, Республика үрнәгендә Рәсәйнең бүтән төбәкләрен өйрәтәләр, районыбыз алдынгылар рәтендә, шулай булгач, авыл җирлеге башлыкларына да тырышып-тырмашып эшләмичә мөмкин түгел. Татар илендә эшли торган программалар авыл кешесенең көнкүрешен шәһәрнекеннән бер дә ким итми.  Ә инде урам утларына килгәндә, авылларыбыз Лас-Вегаска әйләнеп бара, төнлә энә эзләп була диючеләр дә юк түгел, - дип башлады үз чыгышын авыл җирлеге башлыгы.  - Ә инде үзара салымга килгәндә, ул авылларны төзекләндерү өчен тагын бер яхшы программа булды."

Алты авылны үзенә берләштергән Сухрау авыл җирлегендә үзара салым җыю хисабына күп кенә эшләр башкарылган: юллар төзекләндерелгән, чишмәләр, зират тәртипкә китерелгән. "Соңгы елларда районыбыз үзәгендә дә бик матур үзгәрешләр күзәтелә: парклар, аллеялар ачыла, елга буйлары төзекләндерелә. Боларны күреп, шәһәрдән артта калмас өчен, авылларыбызда депутатларыбыз белән берлектә, без дә иҗтимагый киңлекләр булдырабыз," - ди Ришат Галимов. Соңгы елларда  Смыловка һәм Сименеево авылларында һәйкәл ачылган, ә быел Кызыл Яр авылында 9нчы Майда тагын бер һәйкәл ачарга планлаштыралар. Сухрау авылында “Миләшкәй” аллеясы ясап, аның янәшәсендә генә балалар өчен велодром булдырганнар, үз көчләре белән “Батыр”  спорт үзәге оештырып,  тренажерлар белән җиһазландырганнар. Үзара салым акчасына ташландык буаны чистартып, аның янында спорт мәйданчыгы ясап, су коену урыны да булдырганнар. Смыловка авылында депутат А.В. Панфилов көче белән балалар мәйданчыгы ясалган. 

"Авылларыбыз матурая, мөмкинлекләребез арта, шул уңайдан, авыл җирлекләрендә популярлашып килүче, эшмәкәрлекнең бер төре булган авыл сәяхәтен оештырып киләбез. Узган ел район күләмендә үткәрелгән конкурста катнашып, 100 мең сум отып, бу эшкә башлангыч куйдык.Борынгы Болгарны бөтен дөнья белсә, без дә үзебезнең Болгар авылын янәшә-тирәгә танытырга дигән фикер белән янып яшибез. Шул уңайдан авыл клубында музей тупладык, юл чатында бакчаларда үстерелгән яшелчә-җимеш сатарга ярминкә ачып җибәрдек: ул авылыбыз әбиләренә өстәмә керем чыганагы, эш урыннары булып тора." 

Авыл җирлегендә 6 гаилә фермасы эшләп килә."Шәһәр тормышына кызыгып кына утырмыйбыз, ә үзебез дә шәһәргә якынаерга, авылдашларыбыз өчен заманга туры килердәй шартлар тудырырга тырышабыз, бигрәк тә, яшьләр өчен, аларның кала балаларына конкурент булып үсүләре алдыбызда төп максатларның берсе булып тора,- ди Ришат Галимов. Мәдәният йортында депутатларыбызның көче белән тренажерлар залы булдырдык, көрәш залы ачтык, заманча итеп эшләнгән бильярд бүлмәсе эшләп килә, шәһәрдә болар барысы да түләүле булса, бездә - бушка."

" Җитәкчеләребез алып барган сәясәт халкыбызның көнкүрешен, яшәү дәрәҗәсен үстерүгә юнәлтелгән, без моны тоеп, үзебезнең көчтән килгәннәр белән ярдәм итәргә тырышып яшибез."

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*