Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә
Җәмгыять
  • 14 Февраль 2018 - 15:36
  • Караулар: 120

Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан хатын-кызлар өчен Татарстанда яңа төр өстәмә түләүләр кертелә. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар — 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. 

Узган ел Түбән Кама районы авылларында 256 бала туган. Яңа программа демографик хәлне уңай якка үзгәртү мөмкинлеге дә бирә. Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала. Моның өчен социаль яклау идарәсенә түбәндәге документлар тапшырырга кирәк:

1. Бала тапкан яки уллыкка алган хатын-кызның өстәмә түләүләр алуга гаризасы;

2. Паспорт;

3. Банкта ачылган исәп-хисап реквизитлары;

4. Баланың (балаларның) туу турында таныклыгы күчермәсе – әгәр дә бала (балалар) Татарстан Республикасыннан читтә теркәлгән булса;

5. Ананың (атаның) үлем турында таныклыгы күчермәсе – әгәр дә аның үлеме Татарстан Республикасыннан читтә теркәлгән булса;

6. Вәкаләтле затларның ышанычнамә күчермәсе.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*